Рөстәм Миңнеханов “ВИС” төзелеш компанияләре төркеме директорлары советы рәисе белән очрашты

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “ВИС” төзелеш компанияләре төркеме директорлары советы рәисе Игорь Снегуров белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Татарстан ягыннан анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Иневстицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин һәм башкалар катнашты.

Искәртеп узабыз: “ВИС” төзелеш компанияләре төркеме генераль подрядчы, генераль проектлаучы, заказчы-төзүче функцияләрен башкара һәм җиһаз һәм материалларны проектлау, сатып алу, төзү, файдаланышка кертү, гарантияле хезмәт күрсәтүне үтәп, ЕРС/ЕРСМ-контрактор сыйфатында эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыра. “ВИС” төзелеш компанияләре төркеме эшчәнлеген 2000 нче елда башлаган, бүген ул Россиянең бөтен территориясендә һәм чит илләрдә эшләүче 10 төзелеш һәм инжиниринг ширкәтләрен берләштерә. Баш компания ролен “ВИС” производство фирмасы башкара.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Снегуров ике як өчен дә отышлы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты, шул исәптән дәүләти-шәхси партнерлык өлкәсендә дә. “ВИС” төзелеш компанияләре төркеме “Смарт Сити Казань” инвестицион проекты кысаларында хезмәттәшлек итәргә кызыксынуы булуын белдерде, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте.