Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт-хосусый партнерлык механизмнары әлегә Татарстанда киң таралыш тапмады – Р. Миннеханов
ТР Хөкүмәте йортында Инвестицион совет утырышы узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион совет әгъзалары дәүләт-хосусый партнерлык механизмнары һәм республикада дәүләт-хосусый партнерлык шартларында гамәлгә аша алырлык инвестицион проектлар турында фикер алышты. Инвестицион совет утырышы ТР Хөкүмәте йортында узды, дип ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Бүген дәүләт-хосусый партнерлык шартларында проектларны гамәлгә ашыруга потенциаль инвесторларны җәлеп итү мөһим”, - диде Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып.
Республикада дәүләт һәм хосусый бизнесның уңышлы хезмәттәшлегенә мисаллар инде бар. Бу, шул исәптән - “Алабуга” МИЗ, “Иннополис” МИЗ территориясендәге проектлар, “ТАНЕКО” һәм “Аммоний” инвестицион проектлары.
Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, әлегә дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында эшчәнлекне көйли торган федераль дәрәҗәдәге законнар юк. Күп кенә субъектлар төбәк дәрәҗәсендә үз закон чыгару актларын кабул иткән. Татарстанда дәүләт-хосусый партнерлык турындагы закон 2011 нче елның җәендә кабул ителгән.
“Дәүләт-хосусый партнерлыкта мөһим рольне концессия уйный”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул утырышта катнашучылар игътибарын әлегә республикада дәүләт-хосусый партнерлык механизмнары Татарстанда киң таралмаганлыгына юнәлтте. Соңгы тугыз елда нибары өч концессион килешү төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз