news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов төзүчеләр белән эскроу-счетлар системасында эш буенча фикер алышачак

ТР Президенты федераль дәрәҗәдә төзелеш күләмнәрен башкарырга мөмкинлек бирәчәк тәкъдимнәр кертергә әзер.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эскроу-счетлар системасында эшләү буенча барлык төзүчеләр белән аерым очрашулар уздырырга җыена. Ул бу хакта республика Министрлар Кабинетында төзелеш алып баручылар һәм банклар вәкилләре белән киңәшмәдә сөйләде. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов һәр зур төзүче һәм муниципалитет җитәкчесе белән индивидуаль очрашулар үткәрү турында карар кабул итте, аның территориясендә төзелеш планлаштырыла», — дип аңлатты Лилия Галимова. Бу очрашулар 9 февральдә булырга тиешлеген дә әйтте.

«Президентка төзүчеләрнең нинди планнары булуын һәм нинди рисклар барлыкка килүен тыңларга кирәк. Аерым консультацияләр банк бергәлеге белән дә узачак», — диде Галимова.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, төзелешнең күрсәтелгән күләмнәрен үтәргә мөмкинлек бирәчәк тәкъдимнәрнең мөһимлеген әйтте. Ул җыелган идеяләрне федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәргә әзер булуын белдерде, диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының торак базары үсеше һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру мәсьәләсе буенча эш төркемен җитәкли.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан эскроу-счетларда акча саны буенча лидер төбәкләр өчлегенә кергән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100