news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оештыручылар Казанда узачак «Бизнес-ифтар» форумы турында: Бу – яңа формат

Оештыручылар Казанда узачак «Бизнес-ифтар» форумы турында: Бу – яңа формат
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

30 мартта Казанда «Корстон» үзәгендә беренче тапкыр «Бизнес-ифтар» бизнес җәмәгатьчелеге форумы узачак. Оештыручылар бу ифтар форматының яңа булуы һәм шуңа Татарстанда узуы турында сөйләделәр.

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов фикеренчә, яңа форматтагы чараның Татарстанда узуы дөрес. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте.

«Бу – яңа формат. Ифтарның мондый форматта булганы юк әле. Татарстан – алдынгы төбәк, монда һәрвакыт яңалык. Без үрнәк күрсәтәбез. Исламга әле генә килүчеләргә аның матурлыгын күрсәтергә телибез. Безнең максат – берләштерү. Саклык ягыннан барысы да югары дәрәҗәдә булачак», - дип сөйләде ул.

Педагогика фәннәре кандидаты, Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты деканы урынбасары Римма Ханмурзина ифтарның максатлары турында сөйләде. «Ифтарда мөселман өммәтеннән булган эшлекле кешеләрне бергә җыярга ниятлибез. Форум белем арттыру, фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу урыны булыр дип өметләнәбез. 500дән артык төрле дәрәҗә бизнес вәкилләре көтелә. Шуңа форум форматын сайладык. Мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләрен дә көтәбез, чөнки төп максат – берләшү», - диде ул.

Форумның оештыру төркемендә, нигездә, хатын-кызлар. Оештыручыларның берсе, «Argentum» бренды җитәкчесе Гүзәл Ишбулатова бизнес-ифтар үткәрү идеясенең барлыкка килү тарихын сөйләде. «Форум эшмәкәрләр, җитәкчеләр, профессионаллар өчен үзара элемтә булдыру, аралашу, хәйрия миссиясендә берләшү өчен уңай мәйдан булачак. Кызлар белән безне дуслык бәйли. Бер ел элек без бергә ифтарга җыелган идек һәм бу идея барлыкка килде. Без бер ел дәвамында аның турында уйландык. Барысы да лаеклы дәрәҗәдә узар дип өметләнәбез, мөфти Равил Гайнетдин, Камил хәзрәт Сәмигуллин ризалыгын алдык», - диде ул.

Оештыру төркемендә Гүзәл Ишбулатова һәм Римма Ханмурзинадан кала тагын 4 эшмәкәр хатын-кыз – Гюнель Нәбиева, Гөлнара Михеева, Айнур Мостафаева һәм Айсылу Игнатик бар. Алар барысы да - ана. Аларның балалары Казан балалар филармониясенә йөри һәм форумда чыгыш та ясаячак.

Бизнес-ифтарга спикер буларак Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе, мөселман коучингына нигез салучы Шамил Галәветдинов чакырылган. Шулай ук ислам финанслары буенча да чыгышлар була. Чара 15:30 сәгатьтә башлана.

Реклама ООО «ИМАН» ERID: 2Vtzqv2KR2D

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100