news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оештыру комитеты «Алтын каләм» фестиваленә гариза бирү кампаниясен озайтты

Татарстанда «Алтын каләм» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә гариза бирү кампаниясе озайтылды. Катнашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, оештыру комитеты гаризаларны кабул итүне 7 февральгә кадәр озайтты.

Фестивальдә 14 яшьтән алып 24 яшькә кадәрге, медиа өлкәсендә эшчәнлек алып баручы һәм Татарстан Республикасында даими яшәүче яшьләр катнаша ала.

Гариза бирү өчен https://clck.ru/37JQdo сылтамасы буенча теркәлергә һәм проектның электрон zolotoepero2024@yandex.ru почтасына портфолио җибәрергә кирәк. Анда «Фамилия Исем_юнәлеш»дип хат темасы күрсәтелә. Гариза бирүнең детальләре һәм механизмы шулай ук фестивальнең «ВКонтакте» сәхифәсендә җентекләп тасвирлана.

«Алтын каләм» XXVIII Республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узган елның 29 декабрендә башланды. Конкурс этаплары онлайн һәм офлайн форматта узачак. Берничә тапкыр турыдан-туры чыгыш ясау планлаштырыла, иң көчле катнашучылар йомгаклау фестиваленә узачак.

Бәйге номинацияләре шәхси һәм коллектив номинацияләрне үз эченә ала. Конкурста шәхсән катнашучылар өчен сигез юнәлеш күздә тотыла: рус телендә басма журналистика; татар телендә басма журналистика; подкастлар һәм радио (рус һәм татар телләрендә); фотожурналистика; телевидение һәм видеоблогинг (рус һәм татар телләрендә); дизайн һәм верстка; социаль челтәрләрдә маркетинг (SMM); реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Коллектив номинацияләрдә Татарстан югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары медиаүзәкләре катнаша ала.

Фестивальнең гран-при ияләрен югары уку йортында медиа юнәлешендә уку көтә. Шәхси номинация юнәлешләреннән I, II һәм III дәрәҗә лауреатларын сайлыйлар. Җиңүчеләр шулай ук «Ел ачышы» номинациясендә билгеләнәчәк. Югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары арасында иң яхшы медиаүзәкләр уку йортының медиаүзәген үстерү өчен бер миллион сумлык сертификат алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100