news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Оештыручылар VI Мөселман яшьләре форумына әзерләнә башлады

Форум 22-29 июльдә Болгар шәһәрендә узачак.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Кичә Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман яшьләр хәрәкәте активистлары очрашуы узды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Активистлар VI Мөселман яшьләре форумын оештыруда катнашачак. Кичәге очрашу, 22-29 июльдә Болгар шәһәрендә Мөселман яшьләре форумын уңышлы үткәрү өчен, командада эшләү күнекмәләрен үстерү максатыннан оештырылды. Тренинг кысаларында узган дәресләр катнашучыларны бер-берсе белән таныштырырга, биремнәрне бергәләп чишәргә, командада эшләргә ярдәм итте.

  • VI Мөселман яшьләре форумы 22-29 июльдә Болгар шәһәрендә узачак. Анда ике йөздән артык кеше катнашыр, дип көтелә. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100