Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Оештыручылар “Татар кызы” бәйгесенең бюджетын атамады
“Бу хакта әйтергә иртәрәк әле”, - диде Тәбрис Яруллин.
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, “Татар кызы” халыкара конкурсының башкарма директоры Тәбрис Яруллин сүзләренчә, Казанда узачак “Татар кызы – 2018” бәйгесен үткәрү күпмегә төшәчәген әйтергә иртәрәк. Бу хакта ул бүген матбугат конференциясендә журналистлар соравына җавап биргәндә әйтте.
“Бәйгенең бюджеты турында әйтергә әле иртәрәк. 2016 елда Чиләбедә узган конкурс 7-8 млн сум тирәсенә төште”, - диде Тәбрис Яруллин.
- “Татар кызы” халыкара бәйгесе быел Казанда беренче тапкыр үткәрелә. Финалга чыккан 14 кыз 16 ноябрь көнне М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә көч сынашачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз