news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оештыручылар «Нәүрүз» форумына рус телле белгечләр генә чакырылу сәбәбен аңлатты

Театраль белем бирү форумының мәдәни программасы буларак, Камал театры спектакльләре күрсәтеләчәк.

Оештыручылар «Нәүрүз» форумына рус телле белгечләр генә чакырылу сәбәбен аңлатты
Рамил Гали

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Нәүрүз» халыкара театры форумын оештыручылар педагог буларак Мәскәү һәм Питердан рус телле белгечләр чакырылуы сәбәбен аңлатты. Бу хакта оештыручылар «Татар-информ» да «Нәүрүз» халыкара театр форумына багышлап уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

«Бөтен халыкларда да, шул исәптән төрки телле илләрдә дә бик әйбәт педагоглар бар. Ләкин без бу юлы онлайн эшли ала торган укытучыларны чакырдык», — дип аңлатты Камал театры директоры Илфир Якупов.

«Театр белеме буенча Мәскәү белән Питер гына укыта. Белгечләрнең берсе дә Якутиягә китми, укыгач шунда калалар. Казах, кыргыз, азәрбәйҗан театрларына да Мәскәү театрларының тормышы кызык. Минем Мәскәү һәм Питер белгечләренә карата үз фикерем бар. Ләкин вазгыять шундый», — диде Фәрит Бикчәнтәев.

Форумда милли компонентка бәйле сорауга җавап итеп Илфир Якупов: «Татарстаннан һәм татар театрыннан башка кайсы театр эпидемия вакытында онлайн форум үткәрә? Без форум үткәреп татар театрының моны эшли алуын күрсәтәбез», — дип җавап бирде.

«Әлеге форум беренче чиратта үзебез өчен кирәк. Мин үзем дә бу форумда өйрәнәм. Форумнан иң күп файда күрүчеләр — без үзебез», — диде Фәрит Бикчәнтәев.

Форумның мәдәни программасы буларак, Камал театры спектакльләре күрсәтеләчәк. Алар рус һәм инглиз теленә титрлар белән тәкъдим ителә. Программага «Сүнгән йолдызлар», «Дон Жуан», «Дәрес гыйбрәттер театр» һәм «Бию пәрие» спекталкьләре кергән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100