Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Оештыручылар «Һөнәр» фестиваленә 35 яшьтән узган режиссерлар катнашу сәбәбен аңлатты
«Һөнәр» яшь режиссура фестивале 29 ноябрьдән 6 декарьгә кадәр үтә.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Оештыручылар «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленә яше 35тән узган режиссёрлар катнашу сәбәбен аңлатты.
«Безнең бу мәсьәләдә үзебезне читлеккә утыртасы килми. Театр — сәнгать бит инде ул. Беренче урында спектакльләрнең яңалыгына карарга кирәк. Кешенең күңеле яшь булса, ул илледә дә, алтмышта да - яшь», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов "Татар-информ" хәбәрчесенең фестиваль нигезләмәсе буенча катнашучыларның яше 35тән артмавы каралса да, биш режиссерның яше зуррак булуы турындагы соравына җавап итеп.
«Үзен „Һөнәр“ кысаларында күрсәткән һәм еллар дәвамында уңышлы эшләп килгән яшь режиссёрларның чынлап та яше өлкәнәя бара. Әдәбият өлкәсендә дә шулай — бер буын килә, икенче буын… Алар арасында бушлык та булырга мөмкин», дип кушылды Кариев театры директоры Луиза Янсуар.
Ул режиссерларга яшь цензын кую бик катлаулы булуын әйтте. Режиссерны берәмтекләп санала торган товарга тиңләде һәм бюрократик кысаларга кертеп карасак, без аларны чикләргә тиеш булуларын әйтте.
Кариев театры директоры сыйфатлы яшь режиссерларны үстерүне кирәк дип тапкан очракта, алар өчен җирлек тудыру зарурлыгын ассызыклады. «Алар өчен бәлки программалар тудырырга кирәктер, бәлки. Чөнки һәр режиссер театрга килеп шедевр куя алмаска мөмкин», — диде ул.
Луиза Янсуар фикеренә нәтиҗә ясап, олпат режиссерларның яшьләрне ни дәрәҗәдә кочак җәеп каршы алырга әзерлеге турында зур сорау куйды.
«Һөнәр» яшь режиссура фестивале 29 ноябрьдән 6 декарьгә кадәр үтә. Алты көн дәвамында 11 коллектив заманча спектакль тәкъдим итә. Оештыручылар үзләренең яшьләр тематикасында булган спектакльләр сайларга тырышуларын әйтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз