news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оештыручылар «Мисс International — Ufa» бәйгесендә катнашучы башкорт кызын алыштырганнар

Бәйгедә Нәркәс Аралбаеваны катнаштыру турында карар кабул иткәннәр.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Өч көннән Уфада «Мисс International — Ufa» Этникара матурлык һәм талант бәйгесенең финалы узачак. 12 кыз дөньяның 12 төрле этносын тәкъдим итәләр. Әмма финалга җиткәндә генә оештыручыларга Башкортстаннан катнашучыны алыштырырга туры килгән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Финалчы башкорт кызы – опера җырчысы Гөлнара Вәлиева кичә урамда таеп егылып аягын имгәткән. Хәзер кызның хәле яхшы, сәламәтлегенә куркыныч янамый, әмма якын арада сәхнәгә чыга алмаячак.

Конкурс продюсеры Зәлия Мурзагулова хәбәр иткәнчә, жюри әгъзалары белән киңәшләшеп, бәйгедә Нәркәс Аралбаеваны катнаштыру турында карар кабул иткәннәр. Кыз Баймак районыннан, быел Уфа сәнгать институтын тәмамлаган һәм иҗат белән шөгыльләнә. Нәркәс репетицияләргә керешкән һәм бәйгедә үз халкы данын яклаячак.

Искәртеп үтик, 27 ноябрьдә конгресс-холлда «Мисс International — Ufa» бәйге финалы узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100