news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оешмаларның дресс-коды Конституциядән өстен була алмый – "Таяну ноктасы" хиҗап турында

Европа Суды карары нигезендә, Европа илләрендәге оешма һәм ширкәтләр үз эшчеләрен дини киемнән йөрүне тыя ала.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Алёна Низамова). Оешмаларның дресс-коды Конституциядән өстен була алмый. Бу хакта журналист Искәндәр Сираҗи  «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Таяну ноктасы» тапшыруында белдерде.

Европа Суды карары нигезендә, Европа илләрендәге оешма һәм ширкәтләр үз эшчеләренә дини кием киюне тыя ала. Хәбәр Европа илләренә генә кагылса да, яңалыкның Россиягә үтеп керү ихтималы турында «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Таяну ноктасы» тапшыруында фикер алыштылар. Журналист Искәндәр Сираҗи фикеренчә, оешма һәм ширкәтләрнең эчке кагыйдәләре кеше хокукларын бозуга китерергә тиеш түгел.

«Оешмаларның эчке кагыйдәләре Конституциядән өстен була алмый. Безнең дин тотарга хокукыбыз бар. Әгәр дә дресс-код туры килми икән, аны күпмедер дәрәҗәдә килә торган формада эшләргә була», – дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100