news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оешмалар мөлкәтенә кагылышлы канун проекты кабул ителде

Ул гомуми кулланылышта булган тимер юлларга салына торган салымга бәйле.

Оешмалар мөлкәтенә кагылышлы канун проекты кабул ителде
prav.tatarstan.ru

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан депутатлары “Оешмалар мөлкәтенә салым турында”гы Татарстан Республикасы канунының 2 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында канун проектын беренче-өченче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Әлеге канун проекты “Россия Федерациясе Салым Кодексының икенче өлеше 30 нчы бүлегенә үзгәрешләр кертү хакында”гы 2016 елның 28 декабрендә кабул ителгән 464-ФЗ нче номерлы канун белән тәңгәл килү максатыннан эшләнелгән.

Бу федераль канунда гомуми файдаланылыштагы тимер юлларга һәм аларның аерылгысыз технологик өлеше булып саналган корылмаларга салым салуның ташламалы режимы тәгаенләнгән. Күрсәтелгән объектларга салына торган салым күләменең чиге 2017 елда – 1 процент, 2018 елда – 1,3 , 2019 елда – 1,3, ә 2020 елда 1,6 процент итеп билгеләнә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аңлатуынча, канун проектын кабул итү, беренче чиратта, Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрале төзү белән бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot