Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Оешмалар коронавируска каршы чараларга тоткан акчаны дәүләттән кире кайтара алачак
Гаризаларны Социаль иминиятләштерү фонды 1 октябрьгә кадәр кабул итә.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан оешмалары коронавируска каршы чараларга тоткан акчаны Россия Социаль иминиятләштерү фондына түләгән кертемнәрдән кайтара ала. Бу хакта Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсендә җәмәгать оешмалары җитәкчеләре белән узган очрашуда фондның төбәк бүлекчәсе идарәчесе Павел Лоханов хәбәр итте.
«Битлек, антисептиклар, үз хезмәткәрләренә тест үткәрү, термометрлар һәм башка профилактика чаралары уздырырга тоткан акчаны эш бирүчеләр Социаль иминиятләштерү фондына түләгән кертемнәрнең 30 проценты күләмендә кайтара ала. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр Фондның төбәк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде Павел Лоханов.
Оешмалар үзләренең пенсия алды һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләренә Социаль иминиятләштерү фонды хисабына санаторийга юллама бирә ала. Шулай ук, елдагыча, тагын 13 профилактик чараны гамәлгә ашыру мөмкинлеге каралган. Алар арасында иң кирәклеләре: шәхси саклану чараларын алу, хезмәтне саклау буенча укыту, хезмәткәрләр өчен даими медицина тикшерүләрен үткәрү.
Быел Фонд бюджетында травматизмнан саклану чараларына 478 млн сум акча каралган. Бүгенге көнгә кадәр шуның 281,1 млн сумына гаризалар канәгатьләндерелгән.
Фонд хезмәткәрләре гариза тапшыруны 30 сентябрьгә кадәр сузмаска киңәш итә. Документларда хаталар булган очракта, соңгы көн килеп җиткәнче аларны төзәтү мөмкинлеге бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз