news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оешкан җинаятьчел берләшмәләрнең 507 әгъзасы Татарстанда җинаять җаваплылыгына тартылган

Алар 1265 җинаять буенча гаепләнә

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстанның хокук саклау органнары тарафыннан быел 10 айда оешкан җинаятьчел берләшмәләрнең 507 әгъзасы 1265 җинаять буенча җинаять җаваплылыгына тартылган. Оешкан җинаятьчел төркемнәр һәм җинаятьчел берләшмәләр составында кылынган 1032 җинаять ачылган, нәтиҗәдә, җинаять җаваплылыгына 275 кеше тартылган.  

  Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында оешкан төстәге җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча эшли торган подразделениеләрнең эшчәнлегенә нәтиҗә чыгарып, 6 нчы оператив-эзләү часте җитәкчесе Павел Серов әнә шундый мәгълүматлар җиткерде. Аның сүзләренчә, министрлык подразделениеләре һәм республиканың эчке эшләр органнарының уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә 4 җинаять эше кысаларында РФ ҖКның 209 нчы маддәсе (бандитлык) буенча 8 җинаять, 5 җинаять эше кысаларында РФ ҖКның 210 нчы маддәсе (җинаятьчел берләшмә оештыру) буенча 9 җинаять беленгән. Гыйнвар-октябрь айларында ТР Югары судына 209 нчы маддә буенча 2 җинаять эше тапшырылган, 210 нчы маддә буенча – 3.

Шулар хакында аерым шәрехләп, П.Серов «Кинопленка» оешкан җинаятьчел берләшмәсенең Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә авыр һәм аеруча авыр җинаять кылган, шул исәптән 17 кешене үтереп, тагын 3есенә шушы максаттан һөҗүм иткән «Ташкент» бригадасы белән шундый ук җинаятьләр кылган Бөгелмәдәге «Алиев» бандасы бантидлык маддәсендә каралганча хөкем көтә, дип белдерде. Ә инде җинаятьчел берләшмә оештыру маддәсе буенча «Нарбаев-Шакиров», «Насыйбуллин-Стрюков», «Магомедов-Хәбибуллин» җинаятьчел төркемнәре эшләре каралачак. Аларның беренчесе Кыргызстаннан героин, гашиш кебек наркотик матдәләр ташып, Татарстан, Мари, Чувашстан республикаларында тараткан булса, калганнары акча белән законсыз эш йөрткән: «Насыйбуллин-Стрюков»ныкылар Россиядә төрле физик һәм юридик затларга салымнарыннан качуда ярдәм күрсәткән һәм ялган документларны акчага әйләндергән, «Магомедов-Хәбибуллин»ныкылар ялган акчаны әйләнешкә кертү белән шөгыльләнгән.

      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100