news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Оедым мин ошбу имамга...” бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Бәйге җәмгыятьтә имамнарны борчыган күренешләргә игътибарны җәлеп итү, дин әһелләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелгән.

“Оедым мин ошбу имамга...” бәйгесе җиңүчеләре билгеле
dumrt.ru

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Кичә Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен махсус игълан иткән “Оедым мин ошбу имамга...” иҗади эшләр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәригать күзлегеннән журналистларга карата булган таләпләрне әйткән, мәгълүмат дөрес, хакыйкатькә туры килгән һәм тикшерелгән булырга тиеш, дигән ул. 

“Без мәчетләрдә вәгазьләр аша 200-300 кешегә дини кыйммәтләрне, яшәү мәгънәсе, асыл сыйфатлар турында сөйләсәк, сез үзегезнең язмаларыгыз, тапшыруларыгыз аша меңләгән кешелек аудиторияне колачлыйлыйсыз. Билгеле ки, изге, яхшы, күркәм гамәлләр өчен савап күбрәк, ә ялган мәгълүмат тарату өчен гөнаһ языла. Шуңа һәр сүзебезгә игътибарлы булыйк”, – дигән мөфти.

“Оедым мин ошбу имамга...” конкурсы иҗатчылар тарафыннан күпләгән мәсьәләләрне яктыртуны күздә тотты, җәмгыятьтә имамнарны борчыган күренешләргә игътибарны җәлеп итү, дин әһелләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелде. Жюри әгъзалары хөкеменә барлыгы 163 эш тәкъдим ителгән иде. Бәйгедә барлыгы иллегә якын журналист катнашты, диелә хәбәрдә.

«Иң яхшы телевизион материал» номинациясендә:

I урын – Дәүләтова Ләйлә Рәшит кызы («ТНВ» телеканалының «Адәм белән Һава» тапшыруы алып баручысы)

I урын – Вафина Гүзәлия Мидхәт кызы («Биектау ТВ» телеканалы журналисты)

II урын – телеканал «Пестрецы ТВ»

III урын – «Зәй ТВ» телеканалы коллективы

«Иң яхшы радиорепортаж» номинациясендә:

I урын – Гыймадов Фаил Фаиз улы («Болгар» радиосының тапшырулар алып баручысы)

II урын – Гыйльмуллина Гөлинә Мирсәет кызы (Мамадыш районы «Нократ дулкыннары » радиосы алып баручысы)

«Басма чарада иң яхшы язма» номинациясендә:

I урын – Гарифуллина Дилбәр Газил кызы («Шәһри Казан» газетасы журналисты)

II урын – Әхмәтгалиева Айгөл Габдулла кызы («Мәйдан» журналының җаваплы сәркатибе)

III урын - Вәгыйзов Илшат Рим улы ( «Минзәлә» газетасы)

III урын Хасибҗанова Наилә Солтангәрәй кызы (Буа районы «Байрак» газетасы)

«Иң яхшы интернет-язма» номинациясендә

I урын – Йосыпова Әлфинур Кашафтдин кызы (Буа районы «Байрак» газетасы журналисты)

II урын – Спиридонова Алсу Сәяф кызы (Алсу Дияр) (Мамадыш районы «Нократ» газетасы бүлек мөхәррире)

III урын – Сәйфуллина Индира Камил кызы ( Баулы районы «Слава труду» газетасы журналисты)

III урын – Гыйззәтуллина Гөлназ Әгъзаметдин кызы («Әлмәт таңнары» газетасы журналисты)

«Иң яхшы видеорепортаж» номинациясендә:

I урын – Фазлыева Ләйсирә Наил кызы («ТНВ» телеканалының «Нәсыйхәт» тапшыруы мөхәррире)

Рәхмәт хатлары:

1. Мингалиева Фирая Нәгыймулла кызы (Мамадыш районы «Нократ» газетасы)

2. Гиняева Резеда Әкрам кызы (Нурлат районы «Дуслык» газетасы)

3. Саниева Таңсылу Илшат кызы ( Азнакай районы «Маяк» газетасы)

4. Завилейская Илсөя Мансур кызы (“Яшел Үзән” район газетасы баш мөхәррире) 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100