Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли китапханә бинасын Археология институты ихтыяҗына реконструкцияләү проекты хупланды
Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты лабораторияләрен урнаштыру өчен Татарстан Милли китапханәсе бинасын реконструкцияләүнең икенче этап проекты дәүләт экспертизасын узды. Уңай бәяләмә Бердәм дәүләт бәяләмәләре реестры сайтында урнаштырылган.
Бинаның төзүчесе - Милли китапханә, ә техник заказ бирүче – Татарстан Республикасы Баш төзелеш идарәсе. Проект документларын «Татинвестгражданпроект» әзерләгән.
Археология институтының элеккеге Александровский балалар приютыннан Милли китапханәнең буш торган өлешенә күчүе турында 2025 елның июлендә үк билгеле булган иде. Советлар чорында Галимнәр йорты булган приют бинасында хәзер «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының ТР буенча филиалы урнашкан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз