news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Одноклассники» социаль челтәренең татар телендәге версиясе эшли башлады

Яңа тел интерфейсы социаль челтәрнең десктоплар өчен билгеләнгән вариантында барлыкка килде.

«Одноклассники» социаль челтәренең татар телендәге версиясе эшли башлады
скриншот

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). «Одноклассники» социаль челтәренең татар телендәге версиясе эшли башлады. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа тел интерфейсы социаль челтәрнең десктоплар өчен билгеләнгән вариантында барлыкка килде. Якын көннәрдә социаль челтәрнең iOS һәм Android операция системалары өчен мобиль варианты һәм кушымтасы да локальләштереләчәк.

«Одноклассники» социаль челтәренең татар телендәге версиясе өчен 80 меңнән артык сүз тәрҗемә ителде. Кулланучы яңа телне кушканнан соң, социаль челтәрдәге барлык хәбәрләр, шул исәптән электрон почта аша да, татар телендә киләчәк», - дип искәрттеләр социаль челтәрнең матбугат хезмәтендә.

Бүген «Одноклассники» социаль челтәренең Татарстандагы барлык кулланучылары да татар телендәге интерфейска күчү мөмкинлеге турында хәбәр алды.

  • Хәзерге вакытта «Одноклассники» Татарстандагы иң популяр интернет-ресурсларның берсе. Ай саен социаль челтәргә республикадан 1,3 миллионнан артык уникаль кулланучы керә. Социаль челтәрдә татар телендәге 4 меңнән артык төркем исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100