news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Одинцовода хоккей матчыннан соң, бер эшмәкәрне атып үтергәннәр

Фаҗига Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендәге Боз сарае янында төн урталарында булган.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсендәге Одинцово шәһәрендә хоккей матчыннан соң, бер эшмәкәрне атып үтергәннәр, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗига Боз сарае янында узган төн урталарында килеп чыккан. Эшмәкәр бинадан чыгып, үз машинасына таба юнәлгән. Автомобилен ачып, багажникка әйберләрен куярга керешкән. Шул вакытта арттан киллер килеп, аңа берничә мәртәбә төзәп аткан. Ике пуля ир-атның башына тигән. Алган яралардан, ул шунда ук җан биргән.

Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» һәм «Законсыз корал йөртү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100