news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Одинцовода “Ак Барс” беренче сезонара җыенын үткәрәчәк

23 июльдә хоккейчылар ялдан чыга

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Одинцовода Гагарин Кубогы хуҗалары - Казанның “Ак Барс” хоккейчылары беренче сезонара җыенын үткәрә.
23 июльдә хоккейчылар ялдан чыга һәм медицина тикшеренүе узгач Казан үзәгендә урнашкан базаларында эшкә керешә. 19-23 августта “Ак Барс” Одинцовода җыеннар уздыра. Анда “Атлант” һәм ЦСКА белән 2 контроль матч планлаштырылган.
Август ахырында казанлылар Магнитогорскида “Ромазан мемориалында” уйнаячак, дип хәбәр итә “Спорт-экспресс”.

news_right_1
news_right_2
news_bot