news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Очышлар туктатылганнан соң Дубайдан Казанга беренче самолет килде

Очышлар туктатылганнан соң Дубайдан Казанга беренче самолет килде
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Казан халыкара аэропортына Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең һава киңлегендә чикләүләр кертелгәннән соң Дубайдан беренче самолет килде. Онлайн-табло мәгълүматларына караганда, лайнер Татарстан башкаласына Мәскәү вакыты белән 4:09 да төште.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Казанга 0:50 һәм 4:25 сәгатьтә килергә тиешле башка ике рейс гамәлдән чыгарылды. Хәзерге вакытта расписаниедә Дубайдан тагын ике борт бар - аларның 12:55 һәм 13:30 да килүе көтелә.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Росавиация авиакомпанияләргә төбәктәге вазгыять кискенләшү аркасында Фарсы култыгы илләренә очканда урап узу маршрутларын кулланырга киңәш иткән иде. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм кайбер күрше илләрдә кертелгән чикләүләр бөтен дөнья буйлап очышлар графигына массакүләм төзәтмәләр кертүгә китерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot