Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Өчпочмак» Россиянең иң кызыклы 10 һәйкәле исемлегенә керде

Казанның Туфан Миңнуллин урамы, 14/56 адресы буенча урнашкан милли комплекстагы өчпочмак һәйкәле Россиянең иң күңелле һәм кызыклы 10 һәйкәле исемлегенә керде. Рейтингны «Туту.ру» сәяхәтләр сервисы экспертлары төзегән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Ун кызыклы һәйкәлгә шулай ук түбәндәге объектлар кергән: Петербургтагы үз-үзеңне изоляцияләү, Пермьдәге тозлы колаклар, Ставропольдәге клизма, Калугадагы система администраторы, Ноябрьскидагы черки, Екатеринбургтагы компьютер клавиатурасы, Иске Осколдагы чәнечкедәге кыяр, Байкальскидагы җиләк һәм Сочидагы пальтолы ат.
«Өчпочмак» скульптурасы Казан халкына 2016 елда Шәһәр көнендә бүләк ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз