news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Очучыларның алкоголь һәм наркотик куллану-кулланмавын очудан соң да тикшерәчәкләр

Әлегә очучылар һәм бортпроводниклар бары очу алдыннан гына медицина тикшерүе үтә: кан басымы үлчәнә, визуаль тикшерү ясала.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы Россия Федерациясенең Һава кодексына үзгәреш кертү тәкъдиме әзерләгән. Аның буенча экипаж әгъзалары һәм авиадиспетчерлар очуга кадәр һәм очудан соң алкоголь һәм наркотик куллануга тикшерелә башлаячак, дип яза “Известия”.

Канун проекты очкыч экипажы (очуга кадәр һәм очудан соң) һәм авиадиспетчерлар (эш көне башланыр алдыннан һәм эш көне тәмамлангач) алкоголь, наркотик һәм башка төрле матдәләрдән исерүгә тикшереләчәк.

Хәзерге вакытта очучылар һәм экипаж әгъзалары бары медицина тикшерүе генә үткәрелә дип искәртелә. Ягъни кешеләрнең кан басымын үлчәнә һәм визуаль тикшерү үткәрелә. Авиадиспетчерлар шул ук система буенча эшли. Алкоголь яисә наркотик куллануга тикшерү бары шик туган очракта гына ясала. Очудан соң үткәрелә торган медицина тикшерүе канун буенча тәртипкә салынмаган һәм бары берничә авиакомпаниядә генә үткәрелә, дип хәбәр итә газета.

Моннан тыш, Транспорт министрлыгы наркотик һәм башка психотроп матдәләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылган очучылар, бортпроводниклар яисә авиадиспетчерларны вакытлыча (җәза тәмамланганчы) эштән читләштереп торырга тәкъдим итә. 

Канун проекты быел яз хөкүмәткә юлланачак һәм соңрак Дәүләт Думасына карауга тапшырылачак дип хәбәр ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100