news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Очрашулар нәтиҗәле үтте

Очрашулар нәтиҗәле үтте

Төмән, 11 февраль, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Көнбатыш-Себер төбәге мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, берничә мәхәлләдә булып, шушы төбәкләрнең хакимият һәм җирле парламент җитәкчеләре белән очрашулар үткәрде.

Нефтеюган шәһәрендә шәһәр башлыгы Виктор Ткачев һәм шәһәр Думасы җитәкчесе Рәшит Таһиров белән очрашып, ул Нефтеюган мөселманнарының хәл-әхвәлләрен белешү һәм рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү хакында фикер алышты.

Шул ук көнне Таһир хәзрәт Нефтеюган районы башлыгы Александр Клепиков белән дә очрашты һәм анда район Думасы депутатлары да катнашты. Бу сөйләшүдә Салым мәчетен ачу һәм Пойковский бистәсендә мәчет төзү мәсьәләләре каралды.

Таһир хәзрәт шәһәр һәм район башлыкларына мөселманнарның рухи-мәдәни ихтыяҗларына игътибарлы булулары, мәчетләр төзү эшендә ярдәм күрсәтеп торулары өчен ихлас рәхмәтен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot