news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Очрашуда Кырым мөселманнары проблемалары тикшерелде

^Очрашуда Кырым мөселманнары проблемалары тикшерелде

(Симферополь, 9 март, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Төркиянең Кырымтатар җәмгыяте рәисе Әхмәт Ихсан Кырымлы Әнкарада Төркиянең дин буенча дәүләт министры доктор Мәхмәт Айдын белән очрашты. Ә.Кырымлы министрны Кырым мөселманнары, аларның дини тормышы, эшчәнлеге һәм бүгенге проблемалары белән таныштырды. Кырым татарлары исеменнән ул министрга респубикада Ислам динен тергезүдәге ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм Төркиядән бирегә дини белем бирү өчен җибәрелгән имамнарның Кырымда Исламның чисталыгын саклауда зур роль уйнауларын билгеләп үтте.

Доктор Мәхмәт Айдын да, үз чиратында, Исламны җәелдерүдә төрки дөньяның 10 гасыр буена бик күп эшләр башкарганлыгын билгеләп үтте. Ул шулай ук төрки дөнья үзенең Ислам динен һәм мәдәниятен җәелдерүдә һәм үстерүдәге миссиясен алга таба тагын да ныгытачагына ышандырды, ә кайбер көчләрнең Исламны террор белән бәйләргә тырышуларын кискен тәнкыйтьләде.

М.Айдын шулай ук Кырымга барып төрки-ислам мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләреннән саналган дини архитектура истәлекләрен карап кайтырга исәбе барлыгын да белдерде. Осман Империясе чорыннан ук Төркия белән тыгыз тарихи элемтәдә торган Кырым татарларының әлегә кадәр яшәп килгән мәдәни истәлекләрен саклауда Төркия ягы барлык мөмкинлекләрне дә файдаланачак, дип белдерде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100