Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Очрашу // ТАТАР ЗЫЯЛЫЛАРЫН БАРЛАГАНДА // 27 декабрь, № 52
Очрашу // ТАТАР ЗЫЯЛЫЛАРЫН БАРЛАГАНДА // 27 декабрь, № 52
Казандагы Халыклар Дуслыгы йортында татар зыялы хатын-кызларының эшчәнлеген һәм язмышын тирәнтен өйрәнүче, аларны фәнни-гамәли конференцияләрдә, башка күп санлы чараларда һәм матбугат, радио аша һәрдаим пропагандалаучы танылган тарихчы Тәэминә ханым Биктимерованың “Ступени образования до Сорбонны” дип аталган китабын тәкъдир итү кичәсе булды.
Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Т. Биктимерованың “Минем шәҗәрәм”(1999) һәм “Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында”(2001) дип исемләнгән басмаларыннан соң дөнья күргән әлеге монографиясе XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында татар хатын-кызларының дөньяви белем алу, азатлык, тигез хокуклар өчен көрәштә узган юлларының төп этапларын яктырта һәм замандашларны сок-ландыра, горурландыра, кү-ңелдә матур хисләр уята.
Халык алдында авторның чыгышы аеруча игътибарга лаек, билгеле: “Әтисез калып, сыңар канатлы гаиләнең кичергән михнәтләрен, әниләрнең авыр тормышын күреп үскәнгә, хатын-кызлар темасы миңа бик якын”, — дип сүз башлады Тәэминә ханым һәм китабы геройларының язмышларына беркадәр кагылып, татар хатын-кызларының, илдәге сә-ясәт, заман китергән газапларны тоеп яшәсәләр дә, мәгърифәтле булу, дөньяви белем алу өчен Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләренә һәм әле хәтта ерак чит илләргә — Төркиянең Истанбул, Швейцариянең Женева, Парижның Сорбонна югары уку йортларына барып гыйлем җыюларын, милләт өчен тырышып хезмәт куюларын ассызыклады, берәм-берәм һәр-кайсын телгә алды. Аннары үзе еллар буе фәнни яктан өй-рәнгән зыялы татар хатын-кызларының хәзер исән булган кардәшләре белән таныштырып, аларга чыгыш ясау мөмкинлеге биреп күңелләрне кузгатты, күпләрнең тормышка күзен ачты. Тарих чоңгылына кү-ренмәс күпер салынгандай, изге гамәлләре белән татарга файда китергән затларның исемнәре яңгырый, аларның нәсел дәвамчылары халык алдына чыга: Казан сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләре, дин һәм җә-мәгать эшлеклеләре, хәйрия җәмгыяте иганәчеләре булган Апанаевлар нәселеннән Суфия, Нурания, Сәйдә һәм Галия ханымнар; җәмәгать эшлеклесе, Шәрекъ академиясен нигезләүчеләрнең берсе, тарих фәннәре докторы Газиз Гобәйдуллин нәселеннән булган һәм рус гимназиясендә дөньяви белем алган Фатыйма Айтуганова кызы Эльмира Айтуганова-Шакирова; җәмәгать эшлеклесе, иганәче, татар халкына дөньяви белем бирү тарафдары, кыз балалар өчен мәктәп тоткан Фатиха Аитованың оныгы Диләрә ханым; Казанда һәм Бохарада белем алган дин эшлеклесе, Петербург Җәмигъ мәчетен төзүгә акча туплауда үтә тырышып йөргән Мөхәммәт Юнысовның оныгы Фәридә ханым; Польша дворяны нәселеннән, күренекле педагог Якуб Богданович белән хатын-кызларның иҗтимагый тормышында актив катнашкан Илһамия Туктарованың улы һәм сәясәтче, публицист Фуад Туктаровның туганы Үзбәк Богданович (медицина фәннәре докторы, профессор); Казан университетының Көнчыгыш тел-ләр бүлегендә каллиграфия мөгаллиме, шигъри кыйссалар авторы Гали Мәхмүдов нәселеннән Әлфия Халикова; татар балалары өчен 33 мәктәп ачкан (хәтта берсе Истанбулда) Мозаффар Таҗетдиновның оныгы һәм механика гыйлеме белгече, физика-математика фәннәре докторы Хәмит Мөштәринең туганы Ләлә ханым (кемне дә булса күз уңыннан җуйган булсам, зинһар, рәнҗемәсен).
Әйе, игелек һәм фидакарьлек онытылмый ул! Чөнки халыкка хезмәт иткән шәхесләрне каплаган тарих тузаннарын тузгытып, затлы исемнәрен кайтарып торучы милләткә тугры, аңлы затларыбыз, мәгърифәтчелектә татар хатын-кызлары башлаган эшне дәвам итүчеләребез бар безнең һәм шуларның берсе — Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова. “Һәр заманның башкалардан аерылып торган берничә кешесе була — шулар заманны билгели. Татар халкының йөзен күрсәтүче шәхесләрдән зыялы хатын-кызларыбызны халыкка җиткерүе өчен олуг рәхмәт әйтәсе килә”, — дип, “Мәгариф” ассоциациясе рәисе, педагогика фәннәре докторы Наил Туктамышев һәркайсыбызның фикерен чагылдыра, әлбәттә. “Милли Мәҗлес” җәмгыяте рәисе, Нурулла мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Галиуллин һәм Татарстанның ЗАГС идарәсе баш белгече, Фатих Әмирхан нәселеннән булган Илдус Әмирхан да сүз алып, Тәэминә ханымның хезмәтен бәһаләп, аңа “Татар халкының мактаулы хатын-кызы” исеме бирелүне хәбәр иттеләр. Классик язучыбыз Нурихан Фәттахның җәмәгате Руфинә ханым мәгълүм “Ак калфак”ның оешу вакытында бергәләп тырышып йөрүләрен искәртеп, аның җә-мәгать эшендә дә активлыгын ассызыклады. Танылган сәясәтче Фәндәс Сафиуллин чыгышында: “Әлеге “Ступени образования до Сорбонны” дигән китапның тиражы 700 данә генә булуын истә тотып, татарча элек кириллицада чыккан булса да, латин графикасы нигезендә яңадан бастырырга һәм Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү чараларына кадәр өлгертергә кирәк, — дигән тәкъдим кертте. — Моның өчен, авторның үзен борчымый гына, “Мәгариф” ассоциациясе исеменнән Парижның Сорбонна университетына мөрәжәгать итәргә, чөнки үзебезнең илгә бу мәсьәләдә ышаныч-өмет шул кадәр генә... Латин хәрефләрен танырга теләмәгәннәр укымый калу мөмкин булмаган шундый китапларны укып, теләсәләр-теләмәсәләр дә, латинда укырга күчәргә мәҗбүрләр”, — диде. Авторга карата матур сүзләрен әйтеп калырга, теләкләрен җиткерергә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре Рәшит Ягъфәров (әлеге кичәне алып баручы да ул), Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Фәнис Исламов, “Мәдәни җомга” газетасы мөхәррире урынбасары Шәех Зәбиров та чыкты. Ел саен бирелә торган Каюм Насыйри исемендәге премиягә Тәэминә Биктимерованың кандидатурасын тәкъдим итәргә дигән фикер дә булды биредә.
Хатын-кызларга хас самимилек хөкем сөргән әлеге кичәнең Руслан Баһадур, Педагогика һәм Казан дәүләт университетлары студентлары башкаруында татарның классик һәм заманча җырлары, татар гимназияләре укучылары чыгышлары белән үрелеп баруы очрашуга ямь өстәп торды. Тарихчы-галимә Тәэминә ханымга шундый кичәләр уздыру, ди-мәк, фәнни хезмәтләрен китап итеп туплап бастыру киләчәктә дә насыйп булсын иде дигән теләктә без.
Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз