Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Очрашу//ХАЛЫКНЫ СӨЕНДЕРЕП//22 март, №11
Очрашу//ХАЛЫКНЫ СӨЕНДЕРЕП//22 март, №11
Күптән түгел Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы Миңлегөл Ислам кызы Әдһәмованың “Мишә тугайлары” дигән шигырьләр, җырлар китабын тәкъдир итү кичәсе булды.
Кичәне Язучылар берлеге рәисе урынбасары Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин ачып җибәрде. Ш.Мостафин әйтеп узганча, Мишә төбәген-нән бик күп язучылар һәм шагыйрьләр үсеп чыккан. Фатих Хөсни, Газиз Нәбиуллин, Әбрар Кәримуллин, Азат Әхмәдуллин, Мәгъсүм Хуҗин, Фәүзия Бәйрәмова, Рашат Низамиев, Сәйдә Зыялы, Тәлгат Нәҗмиев, Нурислам Хәсәнов шуның мисалы.

Миңлегөл ханымның шагыйрь генә түгел, композитор һәм җырчы да икәнен әйтеп, Ш.Мостафин “дилбегә”не М.Әдһәмова кулына бирде һәм без ике сәгатькә гүзәллек дөньясына чумдык.
Мин ялгыз дип, башым иеп,
Моңсу караш белән йөрмәдем.
Җыр-моңнарым
миңа юлдаш булды,
Өмет нуры шулай үрләде.
“Йөрәгемдә ялкын гел дөрли” дигән шигыреннән шушы өзекне укыгач, Миңлегөл ханым әле күптән түгел генә фани дөньядан киткән, Татарстан Республикасының халык шагыйре Илдар Юзеев сүзләренә язган “Яшисе килә” дигән җырын башкарып, тамашачы күңелен тетрәндерде.
Концерт дәвам итә. Сәхнәдән тагын шигъри юллар яңгырый.
Һәр көн иртән Кояш
нурын сибә,
Алсу таңны назлап
каршылап.
Ихлас күңелемнән
шигырь язам,
Туганнарым сезгә
багышлап.
М.Әдһәмованың әлеге китабына кырыклап җыр кергән. И.Юзеевтан башка ул шагыйрьләр Кәүсәрия Шафикова, Хәмид Вәлиди, Равилә Мө-бәрәкшина, Рәис Сафин, Сәрмәдия Сөләйман, Рәшит Хәй-ретдинов, Гөлфирә Сәрвәрова, Илсөяр Ганиева, Әкрам Массар сүзләренә язган җырларын да башкарды. Ике сәгать буе шигырь һәм җыр белән бәйләнеп барган бу концертны халык рәхәтләнеп тыңлап утырды, авторны чәчәкләргә күмде. Тамашачылардан килгән сорауларга җавап биреп, М.Әдһәмова тиздән ике аудиокассета чыгарачагын һәм яңа китап әзерләвен әйтте.
Өлфәт Керәннеле,
шагыйрь.
Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз