news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Очкычны ашыгыч рәвештә Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр иткән ханым ир бала тапкан

Бала бик кечкенә авырлык белән туган - 1 кг 370 грамм, ул хәзерге вакытта ясалма сулыш алу аппаратына тоташкан

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова, Гөлшат Ганиева). Очкычны ашыгыч рәвештә Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр иткән Таиланд гражданкасы ир бала тапты, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" хәбәрчесенә бала тудыру йортында.

"Бала бик кечкенә - нибары 1 кг 370 г. Аның хәле авыр. Хәзерге вакытта ул реанимация һәм интенсив терапия палатасында ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташкан", - дип аныклап үтте бала тудыру йорты вәкиле.

Ана баланың хәле яхшырганчы бала тудыру йортында калачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot