news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында бакчачылык ширкәтендә чыккан янгында 53 яшьлек ир-ат зыян күргән

Түбән Кама районында янгында 53 яшьлек ир-ат зыян күргән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, янгын кичә кич «Төзүчеләр» бакчачылык ширкәте территориясендә чыккан, анда бер участокта янкормалы сарайга ут капкан.

Янгынның мәйданы 20 квадрат метр тәшкил иткән. Нәтиҗәдә, ир-ат яну продуктлары белән агуланган. Аны шаһитлар коткарган. Зыян күрүчене Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot