news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе алгы сызыкка гуманитар йөк китерде

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе алгы сызыкка гуманитар йөк китерде
Фото: Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов махсус хәрби операция зонасына барды һәм Чувашия мөселманнары исеменнән Чуваш полкы хәрбиләренә гуманитар йөкнең чираттагы партиясен тапшырды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәхси эшмәкәр Рәшит Сәнҗәпов үз акчасына консервланган ит әзерләгән, Чабаксар меценаты полкка УАЗ машинасын тапшырган. Красный ключ авылы халкы хәрбиләр өчен көнкүреш әйберләре җыйган, ә мәдәният йорты хезмәткәрләре госпитальгә үзләре теккән урын-җир әйберләре җибәргән. Мәктәп укучылары да читтә калмаган - алар үз куллары белән маскировка челтәрләре үргән.

Әлеге гуманитар йөкне җыюда ярдәм иткән барлык авыл халкына һәм битараф булмаган ватандашларга рәхмәтебезне белдерәбез. Бу эш дәвам иттереләчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot