Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Без бергә» акциясе кысаларында Татарстаннан Лисичанскига гуманитар йөк китерделәр
Фото: ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте
«Матди тәэмин итү идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы күрсәтмәсе белән Бөтенроссия «Без бергә» акциясе кысаларында гуманитар миссиянең чираттагы этабын уңышлы тормышка ашырды. Бу хакта ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәрби хәрәкәтләр зонасындагы хәрбиләргә дигән йөкне Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәренә китерделәр.
Әлеге инициатива министрлыкның хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү буенча системалы эшенең дәвамы булып тора.
Искәртеп узабыз, Бөтенроссия «Без бергә» акциясе Россиянең тарихи төбәкләрендә хәрбиләргә һәм тыныч халыкка ярдәм күрсәтү өчен дәүләт һәм җәмгыятьнең көчләрен берләштерүгә юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз