news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чираттагы циклон килү сәбәпле Татарстанда бераз суыта

Чираттагы циклон килү сәбәпле Татарстанда бераз суыта
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда июнь ахырына кадәр тотрыксыз һава торышы сакланачак. Температура фоны башта түбәнәя, ә аннары яңадан күтәрелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җомга, шимбә һәм якшәмбе, 26, 27 һәм 28 июньдә республика көньяктан килүче чираттагы циклонның атмосфера фронтлары хакимлегендә булачак. Төбәк территориясенең күпчелек өлешендә яңгыр, җомга көндез һәм шимбәгә каршы төндә урыны белән көчле яңгыр фаразлана.

Шул ук вакытта, циклонның тыл өлешенә төньяк-көнбатыш агымнар салкын һава алып килүен дәвам итәчәк. Төнлә +8..+14 градус җылы булыр дип көтелә. Иртәгә, 26 июньдә, республиканың көнчыгышында термометрның терекөмеш баганасы +23 градуска кадәр күтәреләчәк. Ә якшәмбе көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +14..+19 градустан артмаячак.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе, 29 һәм 30 июньдә, төбәктә яңгырлы һава саклана. Көндез температура +18..+23 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot