news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өченче Халыкара Мәгариф министрлары форумында: Иң мөһим аспект – ышаныч мәйданчыгы

Өченче Халыкара Мәгариф министрлары форумында: Иң мөһим аспект – ышаныч мәйданчыгы
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Просвещение» компанияләр төркеме Президенты Михаил Кожевников ассызыклавынча, Казанда узучы «Киләчәкне формалаштырып» Халыкара Мәгариф министрлары форумы яңа мөмкинлекләр ача.

«Әлеге форумдагы иң мөһим аспект – ышаныч мәйданчыгы формалаша, дип саныйм. Халык, дәрәҗәле белгечләр мәгариф өлкәсе буенча үзләренең фикерләрен, позицияләрен билгелиләр. Алар уртак максатларны, бурычларны һәм мөмкинлекләрне билгелиләр. Һәм шуннан ышаныч барлыкка килә, ә ул – һәр кооперациянең, һәр проектның нигезе. Бердәм программалар булдырыла, аннары делегацияләр килү башлана. Бу үзара бәйләнешләр, һичшиксез үзенең нәтиҗәләрен бирә. Әлбәттә, бу эш бездә алып барыла, ләкин аны тагы да ныграк көчәйтү, күбрәк дәүләтләрне җәлеп итү әһәмиятле булып тора», – дип билгеләде ул.

Шулай ук Кожевников, форумның нәтиҗәле булуын әйтте.

«Форумның нәтиҗәләре буларак яңа контактлар, яңа бәйләнешләр булачагына иманым камил. Без мәсәлән, Кыргызстаннан коллегалар белән хезмәттәшлекне дәвам итү хакында сөйләштек. Кыргызстан белән берлектә андагы мәктәпләр өчен рус теле дәреслекләре эшлибез. Кубадагы коллегалар белән Латин Америкасы өчен испан телендә дәреслекләр һәм аудиокитаплар ясарга нәшер итәргә ниятлибез. Шуңа күрә планнар зурдан», – дип ассызыклады ул.

Форум РФ Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы һәм «Минем тарихым» фонды тарафыннан оештырылган. Бүген аның ахыргы көне булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot