news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы өченче җенесне тану турында карар кабул иткән

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гендер проблематикасын исәпкә алу буенча кулланманы яңартырга һәм яңа редакциядә өченче җенесне танырга дигән карар кабул иткән. Оешма үзенең рәсми сайтында шул турыда хәбәр итте.

Документны «гендер, сәламәтлек һәм үсеш өлкәсендә яңа фәнни мәгълүматлар һәм концептуаль алгарыш күзлегеннән карап» яңартырга карар ителде, диелә оешманың гаризасында. Яңадан карау процессы «җенес ир-атлар яки хатын-кызлар белән генә чикләнми» дигән концепциягә нигезләнәчәк.

Бу белдерүгә җавап итеп, «Россия коммунистлары» партиясе Россияне Бөтендөнья сәламәтлек оешмасыннан чыгарга чакырды. Бу турыда РИА Новости язып чыкты.

«Әгәр Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы бу хәлиткеч хатаны кылса, традицион кыйммәтләр иле булган Россиягә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан чыгарга һәм планетада яшәүчеләрнең сәламәтлеге белән шөгыльләнә торган башка оешманы үз химаясендә ясарга кирәк», – дигән партия җитәкчесе Сергей Малинкович.

news_right_1
news_right_2
news_bot