news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр

Гаиләдә өченче бала туса, ипотека кредитын өлешчә капларга кирәк, дип белдерде Гаилә мәсьәләләре буенча комитет башлыгы урынбасары Татьяна Буцкая. Ярдәм суммасы миллион сумнан артып китәргә мөмкин, аның каравы акчалар «сулга» китмәячәк, дип ышануын белдергән ул.

Яшь гаиләләр өчен бу ярдәм чарасы мөһим проблеманы хәл итә ала, ди парламентарий. «Ул миллионнан да күбрәк булырга мөмкин, әмма ул «уңга, сулга» китмәячәк конкрет ярдәм», – дигән Буцкая РИА Новости агентлыгына.

Исегезгә төшерәбез, быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot