news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Өч юбилей» концертында яшь музыкантлар классик композиторларның әсәрләрен яңгыратты

«Өч юбилей» концертында яшь музыкантлар классик композиторларның әсәрләрен яңгыратты
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм консерватория каршындагы Урта махсус музыка мәктәбе, Мәскәүдә урнашкан Үзәк музыка мәктәбенең юбилейларына багышланган «Өч юбилей» концерты булды.

«Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Урта махсус музыка мәктәбе быел үзенең 65 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге мәктәп Казан консерваториясенең әйдәп баручы профессорлары Динара Галиева, Стелла Федосеева, Андрей Каминский, Илсур һәм Гүзәлия Айнатулловлар һ.б. белән горурлана», - диде алып баручы Людмила Горовая.

Аның әйтүенчә, әлеге мәктәпне тәмамлаучылар – Маргерит Лонг исемендәге Париж Халыкара конкурсы һәм Петр Чайковский исемендәге Халыкара конкурс лауреаты Юрий Егоров, «La primavera» Казан камера оркестры җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов, Фридерик Шопен исемендәге Халыкара конкурс лауреаты Рэм Урасин, Бөекбританиядә Халыкара пианистлар конкурсы җиңүчесе Софья Гуляк, Россиянең танылган джаз музыкантлары Евгений Борец, Андрей Руденко һ.б.

«Концерт миндә искитмәле тәэсирләр калдырды, яшьләр бик яхшы әзерләнгән. Миңа калса, Казанда укыган музыкантлар Мәскәүдәгеләрдән бер дә ким түгел. Флейта һәм кларнет дуэтын бик ошаттым, минемчә, бу иң яхшы чыгыш иде. Казан консерваториясе каршындагы Урта махсус музыка мәктәбе һәрвакыт үсештә, ул бик көчле мәктәп. Һәрхәлдә, мин әлеге мәктәпне ун ел буе җитәкләдем, шуңа күрә белеп әйтәм», - диде Рөстәм Абязов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, әлеге мәктәптән көчле пианистлар чыга. «Алай гына да түгел, хәзер тынлы уен коралларында уйнаучы менә дигән музыкантлар да әзерләнә башлады. Элек алар юк иде. Мин моңа бик шатланам. Скрипкада уйнаучылар да югары дәрәҗәдә чыгыш ясар иде дип уйлыйм. Барысы белән дә канәгать калдым. Концертка килүемә һәм яшьләрнең чыгышларын тыңлый алуыма сөендем», - диде Абязов.

Казан дәүләт консерваториясендә 1970-1985 елларда хор дирижеры кафедрасында укыткан Ирнис Рәхимуллин да концертта чыгыш ясаган музыкантларны уңай бәяләде. «Гаҗәеп чыгышлар тыңладык. Барлык композиторларның әсәрләрен тирәнтен аңлап башкардылар. Бездә югары профессиональ һәм искитмәле музыкантлар бар, бик горурланам. Яшь булуларына карамастан, барысы да инде музыкант булып өлгереп җиткән. Музыкантларны тәрбияләгән педагогларның зур казанышы бу. Гаҗәеп педагоглар», - диде Ирнис Рәхимуллин.

Концертта Казаннан Кирилл Трапезников (фортепиано), Марк Севастьянов (виолончель), Аделина Сафина (флейта), Мария Павлова (флейта), Айдар Сафин (кларнет), Лев Волков (тромбон), Мәскәүдән Жуй Мин (фортепиано), Стефания Поспехина (скрипка), Полина Тхай (виолончель), Мария Полякова (флейта) чыгыш ясады.

Иң күп алкышлар концертмейстер Айгөл Зәйнуллинаның флейтачы Мария Павлова һәм кларнетчы Айдар Сафин белән чыгышына булды. «Алар бик тырыш, ачык, киң күңелле музыкантлар. Тугызынчы сыйныфта укыйлар. Камил Сен-Сансның фортепиано, кларнет һәм флейта өчен язылган әсәрен башкардык. Үзем дә Урта махсус музыка мәктәбен, консерваторияне тәмамладым, 22 ел буе хезмәт куйдым һәм чыгыш ясау – зур мәртәбә», - диде Айгөл Зәйнуллина.

«Һәр чыгыш алдыннан дулкынланам, бу – нормаль хәл. Барыбыз да тере кешеләр, барыбызның да эмоцияләре бар. Аларны контрольгә алып, игътибарны музыкага юнәлтә белү мөһим һәм тамашачыларны сәнгать аша шатландыра белү кирәк. Без башкарган әсәр бик катлаулы. Зурлап алкышлар белән кабул иттеләр, мин моңа бик сөендем. Мондый концерт безнең шәһәребез өчен зур бәйрәм. Яшь музыкантларның барысы да – оста», - диде ул.

Людмила Горовая Мәскәүдә урнашкан Үзәк музыка мәктәбенә 90 ел тулуын әйтте. «Бу – илнең музыкаль һәм мәдәни тормышында мөһим вакыйга. Күп еллар дәвамында ул 1935 елда салынган традицияләрне саклый. Илебездә профессиональ белем бирүнең югары планкасын тотып, профессор-мөгаллимнәр музыкаль конкурсларда җиңү яулаучы талантлы музыкантлар әзерли», - диде ул. Әлеге мәктәптә дөньякүләм танылган музыкантлар: Денис Мацуев, Владимир Ашкенази, Николай Луганский, Леонид Коган, Владимир Спиваков, Геннадий Рождественский һәм башкалар укыган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100