Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Өч яшькә кадәрге балалы хатын-кызлар өчен сынау срогы гамәлдән чыгарылачак
1 сентябрьдән эш бирүчеләр өч яшькә кадәр бала тәрбияләүче хатын-кызларга сынау срогын билгели алмаячак. Бу хакта Иҗтимагый палатаның иҗтимагый контроль һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Аның сүзләренчә, тиешле федераль закон Хезмәт кодексының 70 нче маддәсенә үзгәрешләр кертә. Чикләү күрсәтелгән яшьтәге әнисез калган балаларны тәрбияләүче башка затларга да кагыла.
Машаров билгеләп үткәнчә, эш бирүчеләргә алдан ук хезмәт килешүләрен һәм локаль актларны карарга, ә эшкә урнашканда хатын-кызлардан балалары турында белешмәләр соратырга кирәк. Әгәр дә эш бирүче сынау срогын билгеләсә, килешүдәге шарт гамәлдә түгел дип таныла, ә сынауны узмау сәбәпле эштән чыгару законсыз булачак.
Аның фикеренчә, әлеге чара бала карау буенча озакка сузылган ялдан соң эшкә урнашканда яшь аналарны стресс халәтеннән коткару һәм тотрыклы хезмәт шартларын гарантияләү мөмкинлеге бирәчәк. Мондый тыю 31 августка кадәр 1,5 яшькә кадәр балалары булган хатын-кызлар өчен гамәлдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз