news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өч сеңлесен янгыннан коткарган Кукмара укучысын бүләкләргә җыеналар

«Ринатны батырлыгы өчен бүләкләү дә каралган, МЧС тарафыннан да, район тарафыннан да булырга тиеш», - диде авыл җирлеге башлыгы.

Өч сеңлесен янгыннан коткарган Кукмара укучысын бүләкләргә җыеналар
Әлфия Хәлимованың шәхси архивыннан

Кукмара районының Кенәбаш авылында 9 июль көнне янгын чыгып, дүрт балалы Хәлимовлар гаиләсе йорт-җирсез кала. Гаиләдә иң олы бала – 12 яшьлек Ринат Хәлимов өч сеңлесен янгыннан коткарган. Батыр үсмерне бүләкләү дә көтелә.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Починок-Кучук авыл җирлеге башлыгы Риналь Гыйниятов сөйләде. «Ринатны батырлыгы өчен бүләкләү дә каралган, МЧС тарафыннан да, район тарафыннан да булырга тиеш», - диде авыл җирлеге башлыгы.

Шулай ук, Ринат укый торган мәктәптә дә аның гамәлен каһарманлык итеп күрсәтергә ниятлиләр.

Ринатның янгыннан саклап калуы турында тулысынча «Интертат» сайтында укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100