news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өч шәһәр музее һәм 500 уникаль ядкәр: Казанда «Мәдәни асылташлар» күргәзмәсе ачылды

Өч шәһәр музее һәм 500 уникаль ядкәр: Казанда «Мәдәни асылташлар» күргәзмәсе ачылды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казан Кремленең Гавәми урыннар күргәзмә залында «Казанның мәдәни асылташлары: рухи мирас һәм традицияләр» дип исемләнгән уникаль күргәзмә тәкъдим ителде. Татарстан Милли музее һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгының бергәлектеге хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән бу күргәзмә урта гасырлардан алып XX гасыр башына кадәрге чорны колачлый.

Күргәзмә «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында оештырылды. Экспозициядә Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургның алты эре институты җыйган 500дән артык экспонат урын алган. Биш тематик бүлектән торган күргәзмә татар халкының уникаль мәдәни коды ничек формалашуын – дин, сәүдә, һөнәрчелек һәм мәгариф аша ачып бирә.

Тантаналы ачылышта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова проектның тирән фәлсәфи мәгънәсенә тукталды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Бу проект бер ел гына өлгермәде. Тирәбездә костюмнарны, сәнгать әсәрләрен, этнографияне һәм башка бик күп кыйммәтләрне яратып, зур игътибар белән торгызучы фикердәшләр бик күп. Мин бу күргәзмәнең гади идея генә түгел, ә дәвамлы юл булуына өметләнәм. Ул бирегә килгән һәр кеше өчен яңа тирәнлекләрне эзлекле ачучы, танып белү һәм тикшеренүгә карата сусау уятучы булсын иде. Бу юл – мәдәни проект кына түгел, бу – үз-үзеңне табу юлы. Әлеге проект 2 ел тирәсе барыр дип планлаштырыла һәм ул даими рәвештә яңартылып торачак», – дип белдерде Ирада Әюпова.

Күргәзмәнең кураторы Ксения Пашина «мәдәни код» төшенчәсенең никадәр амбицияле һәм җаваплы булуын билгеләп үтте. Ул команданың максаты күргәзмәне карарга килүчеләргә әзер җаваплар бирү түгел, ә сораулар тудыру икәнлеген әйтте. Куратор сүзләренчә, проект «тере» булырга тиеш һәм ул киләчәктә цифрлы технологияләр аша үсешен дәвам итәчәк.

Күргәзмәдә Идел Болгары һәм Алтын Урда чорыннан калган көмеш беләзекләр, чигә асмалары, керамика һәм дирһәмнәрне күрергә мөмкин. Аеруча ат культына багышланган өлеш һәм Казан басмалары үрнәкләре кызыксыну уята. XIX–XX гасыр башындагы интеллектуаль революция бүлеге исә татар интеллигенциясенең тууын ачып бирә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Милли музей директоры Айрат Файзрахманов экспозициянең исеменә игътибарны юнәлтте. «Күргәзмәнең русча һәм татарча исемнәре бер-берсенә туры килми кебек, әмма алар бер-берсен тулыландыра. Тәкъдим ителгән коллекциядәге һәр экспонат асылташка тиң. Бу – татар халкының, Казанның һәм Татарстанның чын хәзинәләре», –диде ул.

Директор ассызыклаганча, күргәзмәдә күп кенә экспонатлар беренче тапкыр тамашачы игътибарына тәкъдим ителә.

Санкт-Петербургның Дин тарихы дәүләт музее директоры Екатерина Терюкова Казанга алып килгән уникаль каллиграфия үрнәкләренә һәм «мөршид» күлмәгенә тукталды. Ул бу экспонатларның дөньякүләм дәрәҗәдә сирәк очрый торган җәүһәрләр икәнлеген билгеләп үтте.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Балалар өчен күргәзмәдә археологик комлык, мультимедиа станцияләре һәм виртуаль рәвештә борынгы киемнәрне киеп карау бүлмәләре эшләнгән. Күргәзмә кысаларында лекторийлар, экскурсияләр һәм махсус мәдәни чаралар үткәрү дә планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot