Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Өч оешмага «Хәләл» сертификатлары тапшырылды
«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыены пленар утырышында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты комитеты тарафыннан дәүләт тарафыннан «Хәләл» сертификатлары тапшырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сертификатларны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты комитеты рәисе Аббәс хәзрәт Шляпошников тапшырды.
Бу юлы «Хәләл» сертификатлары түбәндәге оешмаларга бирелде: «Саба» май-сыр комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Татарстан Республикасы, Байлар Сабасы бистәсе); «Татнефть – АЗС – Запад» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Мәскәү өлкәсе, Новоивановское бистәсе); «Шатлык» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Самара шәһәре).
Әлеге сертификатлар оешмаларның продукция һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә «Хәләл» стандарты таләпләренә туры килүен раслый.
Хәләл сертификациясе җитештерүчеләргә үз продукцияләренең сыйфатын һәм ышанычлылыгын расларга, ә кулланучыларга хәләл таләпләренә туры килгән товарларны сайларга мөмкинлек бирә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз