Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Өч көндә бөтен дөнья татарча яза: X «Татарча диктант» акциясенең беренче көне ничек узды?
14-16 ноябрь көннәрендә татар теленә игътибарны арттыруны максат итеп куйган «Татарча диктант» акциясе уза. Бүген Татарстан һәм Башкортстан республикаларында яшәүчеләр үз белемнәрен сынап карады. Бөтен дөньяны колачлаган акциянең беренче көне ничек узуы турында тулырак «Татар-информ» язмасында.
14-16 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә X тапкыр «Татарча диктант» акциясе уза. 14 ноябрьдә диктантны Татарстанда һәм Башкортстанда, 15 ноябрьдә Россия төбәкләрендә, ә 16 ноябрьдә чит илләрдә яшәүче татарлар язачак.
Татарстан һәм Башкортстан Республикаларында диктант язу өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек сайлап алынган. Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәреннән өзек, чит илләрдә яшәүчеләргә Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» әсәреннән өзек тәкъдим ителә.
Акциядә офлайн һәм онлайн форматта катнашырга мөмкин. Диктант язу өчен төп мәйданчык итеп һәр елдагыча Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланган. Монда диктант язу өчен Филология институты студентлары һәм галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре һәм актив яшьләр җыелган иде. Текстны галим, профессор, танылган диктор Фоат Галимуллин укыды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Татарча сөйләшик, яшик, языйк!»
Катнашучыларны Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов сәламләде.
«Быел Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан Казанда диктант язу өчен ике мәйданчык оештырылды. Шәһәр буйлап алар бик күп, диктантны төрле мәктәпләр, дәүләт оешмалары, институтларда язалар. Иң мөһиме – татар теленә игътибар җәлеп итү, кызыксыну уяту. Максатыбыз – белем тикшерү түгел, берләшү, төрле төбәкләрдән татарларны барлау», – дип искәртте ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Татарча диктант» акциясенең төп максатларын атап үтте.
«7 меңгә якын мәйданчык, татарлар яшәгән һәрбер илдә татарлар безнең белән. Бу – тулы бер хәрәкәт, акция халкыбыз тарафыннан бик җылы кабул ителде, безнең төп максат әлбәттә билге кую түгел, иң мөһиме берләшү, телебезгә мәхәббәт, кызыксыну уяту. Әлеге 3 көндә бөтен дөнья татарча язачак. Вакыт табып, акциягә битараф булмыйча, килгәнегез өчен рәхмәт. Татарча сөйләшик, яшик, языйк!», – диде ул.
Данис Шакиров диктанты оештыруда ярдәм иткән өчен Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәренә рәхмәт белдерде.
«Аерым рәхмәтләрне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җиткерәсем килә. Текстны сайлау җиңел эш түгел, алар әлеге өзекләрне укып, анализлап, уңайлы булсын өчен бераз үзгәртеп безгә тәкъдим итте. Шулай ук нәтиҗәләр чыгару, билгеләр куюны да әлеге институт мөгаллимнәре башкарачак», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Быел да әлеге традициягә тугры калырга булдык»
Акциягә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе дә кушылды. Редакция тарафыннан «Татмедиа»ның «Кәеф» медиалабораториясендә диктант уздыру мәйданчыгы оештырылды. Әлеге чараны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы трансляцияләде. Татмедиага килеп диктант язучыларның текстлары, тикшерү өчен, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәреләчәк. Диктант текстын «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррир урынбасары Зилә Мөбәрәкшина укыды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе Татмедиада «Татарча диктант» акциясен 2018 елдан бирле оештыра. Һәм иң мөһиме – төрле елларда текстны безнең редакциядә эшләүче журналистлар, мөхәррирләр укый. Быел да әлеге традициягә тугры калырга булдык. Ә инде төп үзенчәлек шунда – диктантны быел яшьләр арасыннан иҗат әһелләре язды», – дип билгеләп үтте ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Австралия татары: Телебезне югалтмас өчен «Татарча диктант»ны ел саен язарга кирәк»
Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан диктант язу өчен оештырылган тагын бер мәйданчык – Казан дәүләт энергетика университеты. Бирегә 180гә якын кеше җыелды. Монда диктант текстын шагыйрь Фәнил Гыйләҗев укыды. «Мондый вазифада мин беренче тапкыр», – диде ул хисләре белән уртаклашып.
Диктант язучыларны университетның ректоры Эдвард Абдуллаҗанов сәламләде.
«Монда килеп, безнең белән диктант язуыгыз өчен рәхмәт. Үзебезнең университетта бу акцияне киләсе елларда да үткәрергә әзербез. Менә парадокс: без Казанга укырга килгән чакта татарча сөйләшсәң, мыскыл итәләр иде. Хәзер сөйләш, яз гына – сөйләшүчеләре аз. Күптән түгел Кытайга барып кайттым, урамда рәхәтләнеп милли костюмнардан йөриләр. Бездә дә шулай булсын иде», – дип билгеләп узды ул.
Диләрә Вәлиева Австралиянең Аделаида шәһәреннән килгән.
«Мин 1991 елдан Австралиядә яшим. Ике балам шунда туып үсте. Андагы татарлар һәммәсе диярлек татарча белә. Кечкенәдән гаиләдә татарча гына сөйләшергә тырышалар, мәктәпкә баргач кына инглизчә өйрәнәләр. Татарстанда унынчы булса, Австралиядә дә җиде-сигез тапкыр яздык. Бу акцияне мин үзем оештыра идем. Быел да язачаклар», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Бу – бик кирәкле эш, телебезне, үзебезне югалтмас өчен аны дәвам итәргә кирәк. Без гадәттә чит илләр өчен булган текстны яза идек, быел Татарстанда язгач, озынрак та, сүзләре дә авыррак тоелды. Шулай итеп телебезне камилләштерәбез», – диде Диләрә Вәлиева.
Фото: © «Татар-информ», Ралинә Хәбирова
«Мондый чаралар телебезнең чисталыгына игътибар юнәлтү максатыннан да кирәк»
Чаллының 14 гимназиясе дә Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Диктантны, укучылар һәм укытучылар белән беррәттән, әти-әниләр дә язды. Алар арасында «Татар-информ» хәбәрчесе Гөлназ Хәбибуллина да бар иде.
Биредә текстны Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Чаллыда яшәп иҗат итүче шагыйрь Айрат Шәйхетдинов укыды.
«Мондый чаралар безнең телне үстерүгә, киңәйтүгә бер этәргеч дип уйлыйм. Менә бит, укучылар гына түгел, аларның әти-әниләре дә кызыксынып, телебезне хөрмәтләп килгәннәр. Диктант алдыннан балалар белән аралашып алдым, аларның чиста итеп татарча сөйләшүләренә сөендем. Мондый чаралар ешрак уздырылсын иде. Алар телебезнең чисталыгына игътибар юнәлтү максатыннан да кирәк», – дип билгеләп үтте ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Фото: © «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина
«Арчада татарча диктантны 6 меңгә якын кеше язды»
Арчада районында татарча диктантны 6 меңгә якын кеше язды. Әлеге акциягә районның картлар йортында яшәүчеләр дә кушылды. Мәдәният өлкәсе, мәгариф идарәсе, мәктәп, көллият укучылары, барлык теләк белдергән кешеләр үзләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алды.
«Шунысы куандыра: районыбызда Татарча диктантны язучылар саны елдан-ел арта. Бу елны беренче тапкыр Арча районының картлар йортында яшәүче 15 кеше язды», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га Бөтендөнья татар конгрессының Арча җирле оешмасы җитәкчесе Гөлнара Гарипова.
Фото: © Арча муниципаль районы матбугат үзәге
«Казан кооператив институтында диктант язучыларны чәкчәк белән сыйладылар»
Акциядә Казан кооператив институты студентлары да катнашты. Монда юрист, бизнес-информатика, туризм һөнәрен үзләштерүче студентлар, логистлар, педагоглар – социалогия фәннәре докторы, профессор Алсу Вәлиева, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Фоат Фатхуллин белән бергә бик теләп татарча диктант язды.
Диктант Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашкан, язучы Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» дигән повесте буенча язылды. Әсәрдән өзекне Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина укыды. Диктант язган һәрбер студент чәкчәктән авыз итте.
Фото: © Флюра Абдуллина тәкъдим итте
«Акция – татар телендә сөйләшүче һәркемгә кирәкле гамәл»
«Татмедиа»да Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясен «Ватаным Татарстан» газетасы да оештырды. «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин ахырдан фикерләре белән уртаклашып үтте.
«Татарча диктант» акциясе – татар телендә сөйләшүче һәркемгә кирәкле гамәл, дип саныйм. Быел аның оештырыла башлавына да 10 елдан артык вакыт узды. Менә бүген үзебез дә оештырырга булдык. Һәм монда «Ватаным Татарстан» укучыларын, кунакларны һәм хезмәттәшләрне генә түгел, ә яшь буынны да чакырырга булдык. «Адымнар» мәктәбенең 5нче сыйныф укучыларын да чакырдык. Дөресрәге, алар теләк белдерде дә, без кабул иттек. Миңа калса, бу бик матур күренеш булды. Димәк, үсеп килүче буын беренче чиратта Каюм Насыйри кебек бөек әдипнең иҗаты белән танышты һәм үзләренең туган телне саклауга өлешләрен дә керттеләр», – дип сөйләде ул «Татар-информ»га.
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали
Башкортстан татарлары: «Зур дулкынлану һәм әзерлек белән яздык»
«Татарча диктант» акциясенә Башкортстан татарлары да актив кушылды. Төп мәйданчык – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге һәм Уфа фән һәм технологияләр университеты булды. Республика татарларын берләштергән «Рәйхан» клубы өчен «Татарча диктант» язуны вәкиллек офисында клубның җитәкчесе, тележурналист һәм Язучылар берлеге әгъзасы Халисә Мөхәммәдиева оештырды һәм текстны укыды.
«Без беренчеләрдән булып бүген вәкиллек офисында диктант язарга җыелдык. Диктант 12.00 сәгатьтә старт алды. «Рәйхан» клубына йөрүче милләттәшләребез елның-елында әлеге диктантка бик актив кушыла. Пандемия булган елларда да, шактый катлаулы чакта да бергәләп яза идек. Ә хәзер язам дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Зур дулкынлану һәм әзерлек белән яздык әле. Каюм Насыйри әсәре буенча язылган текст барысының да күңеленә хуш килде. Диктант язучылар текстның тәрбияви әһәмиятен дә ассызыклап үтте. Диктан язу – күңелле аралашуга, матур бәйрәм вакыйгасына әверелде», – дип фикерләре белән уртаклашты Халисә Мөхәммәдиева «Татар-информ»га.
Фото: «Татар-информ» өчен Халисә Мөхәммәдиева тәкъдим итте
- Диктантта язылган текстлар, тикшерү өчен, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәрелә. 1 ай узганнан соң, нәтиҗәләрне https://diktant.tatar/ сайтында карап булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз