Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Өч көн эчендә чит ил паспортын ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйләделәр
Гариза биргәннән соң чит ил паспорты 1-3 ай эчендә әзерләнә. Әмма кайбер очракларда әлеге документны өч көн эчендә дә әзерләп бирәләр. Бу хакта «Татар-информ» материалында.
Гражданнар ашыгыч рәвештә бары тик биш елга бирелә торган иске үрнәктәге чит ил паспортын гына рәсмиләштерә ала. Аны рәсмиләштерү өчен Эчке эшләр министрлыгының миграция бүлегенә шәхсән гариза, шулай ук чит ил паспортын тиз арада рәсмиләштерү кирәклеген раслый торган документ тапшырырга кирәк:
- Россия клиникасыннан дәвалану өчен чит илгә оператив рәвештә бару кирәклеге турында рәсми хат;
- россиялене чит илдә ашыгыч дәвалау кирәклеге турында чит ил клиникасыннан мөрәҗәгать, шулай ук прописка урыны буенча медицина учреждениесенең бәяләмәсе;
- якын туганының каты авыруы яки аның үлеме турында башка илдән килгән расланган хат.
Югарыда аталган документларның берсен тапшырганда, гражданга чит ил паспортын өч көнгә кадәр ясап бирергә тиешләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз