Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Өч кешенең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле булды
Хатын-кыз һәм ике бала үлгән юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле булды. Яңа мәгълүматларны Татарстан Прокуратурасы хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, ТР Югары Ослан районында, Казан – Ульяновск трассасының 9нчы километрында, Казан ягыннан Ульяновск ягына таба хәрәкәт итүче Volkswagen автомобиленең 54 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм ике машина – «Лада Калина» һәм «Лада Искра» белән бәрелешкән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Искра» автомобилендәге пассажирлар – 42 яшьлек хатын-кыз, шулай ук 10 һәм 4 яшьлек балалар үлгән. Алар алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган биш зыян күрүче хастаханәгә китерелгән.
Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматы буенча, Volkswagen автомобиле белән Казанда яшәүче ир-ат идарә иткән. Ул исерек хәлдә булган. «Лада Искра» автомобилендә ир белән хатын һәм аларның балалары булган.
Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгатылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз