news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өч һәм аннан артыграк баласы булган гражданнар өлешчә мобилизациядән кичектереләчәк

Өч һәм аннан артыграк баласы булган гражданнар өлешчә мобилизациядән кичектереләчәк
Салават Камалетдинов

16 яшькә кадәрге өч һәм аннан артыграк бала тәрбияләүче гражданнарны өлешчә мобилизациядән кичектерәчәкләр, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов үзенең Telegram-каналында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

«Саклану министрлыгы белән берлектә 16 яшькә кадәрге өч һәм аннан артыграк баласы булган гаиләләрне өлешчә мобилизациядән кичектерү турындагы мәсьәләне өйрәндек. Шул хакта карар кабул ителде һәм хәрби комиссариатларга җиткерелде», - диелә хәбәрдә.

Балалар омбудсмены Мария Львова-Белова кичә Генераль штабның шундый күрсәтмә бирүе хакында хәбәр иткән иде. Моннан тыш, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк бала (аларның берсе инвалид һәм паллиатив статуска ия булса) тәрбияләүче әтиләр дә өлешчә мобилизациядән кичектерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot