news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өч фәннән БДИда тәҗрибәләр өлеше барлыкка килергә мөмкин

Якын арада физика, химия, биологиядән бердәм дәүләт имтиханында тәҗрибәләр өлеш барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев сөйләде.

«Педагогик үлчәнешләр федераль институты (ФИПИ) эшкәртүгә алды. Мөгаен, якын киләчәктә берничә субъектта сынау режимында гамәлгә кертелер. Физика, химия, биология кебек табигый-фәнни фәннәрдән имтиханда тәҗрибәләр өлеше булдырылса бик яхшы булыр иде», – дип китерә ТАСС Музаев сүзләрен.

Рособрнадзор, аның сүзләренчә, бөтен илдәге чыгарылыш укучыларына БДИның практик өлешен узу өчен тигез шартлар булдырырга матди-техник база мөмкинлекләрен тикшерү өчен Россия төбәкләрендәге вәзгыятьне мониторинглый башлады.

Элегрәк РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2025/26 уку елында ведомство карамагындагы мәгариф учреждениеләренә укырга керү өчен бердәм дәүләт имтиханы минималь балларын билгеләүче приказ проектын әзерләде.

Рус теле, математика, әдәбият һәм географиядән БДИда ким дигәндә 40 балл җыярга кирәк була. Физика, биология, химиядән 39 балл җитәчәк. Җәмгыять белеменнән минималь чик 45, тарихтан 36, информатикадан 44, чит телдән 30 балл була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100