news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өч фән буенча Бердәм дәүләт имтиханында экология турында сораулар барлыкка килергә мөмкин

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) биремнәренең мәҗбүри исемлегенә экология турында сораулар кертелергә мөмкин. Аларны география, биология һәм җәмгыять белеме буенча БДИга өстәргә тәкъдим итәләр. Бу турыда ТАСС Россия Мәгариф министрлыгына юлланган хатка сылтама белән хәбәр итә.

Инициатива Россиянең «Яшел» экология партиясенә карый. Авторлар фикеренчә, бу экологик белемнәрнең кыйммәтен арттырырга ярдәм итәчәк, шулай ук яшьләрнең белемен ныгытуга ярдәм итәчәк.

Бу инициатива югары уку йортларына да кагылды - аларның программасына әйләнә-тирә мохитнең һәм климатның тотрыклылыгы нигезләре буенча мәҗбүри курс өстәргә тәкъдим ителә. Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына да экология буенча белем бирергә телиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot