news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өч Батырлык ордены булган россиялеләр пенсиягә 330 процент күләмендә өстәмә түләү алачак

2023 елның 1 гыйнварыннан өч Батырлык ордены яисә «Шәхси батырлык өчен» ордены ияләренең пенсияләренә өстәмә түләү билгеләнәчәк. Бүген Россия Президенты Владимир Путин шундый закон имзалады.

Документта күрсәтелгәнчә, өстәмә түләү социаль пенсия күләмен 3,3 тапкыр, яки 330 процентка арттырачак.

« <...> подпунктына «Өч Батырлык ордены һәм (яки) «Шәхси батырлык өчен» орденнары белән бүләкләнгән гражданнарга» сүзләре өстәргә», – диелә документта.

Искәртеп үтәбез, II, III һәм IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены ияләре шундый ук айлык матди ярдәм ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot