Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның тагын җиде шәһәрендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү режимы игълан ителде
Татарстан Республикасының тагын җиде шәһәрендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү режимы игълан ителде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасы хәбәр итә.
«Игътибар! Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы кертелде. Иминлек чараларын күрергә кирәк», - диелә хәбәрдә.
Искәртеп үтәбез, 23 июльдә 4.08 сәгатьтә Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы кертелде. 5.33 сәгатьтә Казанда һәм Яшел Үзәндә шундый режим игълан ителде.
6.12 сәгатьтә Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских Яңа Спас районындагы җылылык-энергетика комплексы объектына Украина пилотсыз очкычлары һөҗүм итүе турында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз