news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналистлар арасындагы «Күпмилләтле Россия» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Күпмилләтле Россия» XVII Бөтенроссия журналистлар конкурсына гаризалар кабул ителә башлавы турында игълан итте. Чара күпмилләтле Россия халыкларының тормышын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен яктырта торган аеруча әһәмиятле эшләрне билгеләп үтүгә юнәлдерелгән.

Конкурс «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында уздырыла һәм Россия халыкларының милли традицияләрен популярлаштыру, саклауга ярдәм итүне максат итеп куя.

Бәйге номинацияләре:

• Гран-при

• Телесюжетлар циклы

• Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)

• Радиотапшырулар (репортажлар) циклы

• Басма матбугатта мәкаләләр циклы

• Интернет-гаммәви мәгълүмат чараларындагы материаллар циклы

• Гаммәви мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр проектлары

• Цифрлы медиада мәдәниятара диалогка багышланган иң яхшы проект

• РФ халыкларының традицион рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен иң яхшы яктырту

• Фотоэшләр сериясе: Россия халыкларының милли бәйрәмнәре

• ТР гаммәви мәгълүмат чараларында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә бәйле мәсьәләләрне иң яхшы яктырту

Төп бүләк - 500 мең сум. Ун номинациянең һәркайсында акчалата бүләкләр каралган: беренче урын өчен – 100 мең, икенче урынга – 80 мең, өченче урын өчен – 50 мең сум.

Эшләрне биш критерий (темага туры килү, эчтәлек, башкарылу сыйфаты, иҗади якын килү һәм оригинальлек) буенча бәяләячәкләр.

Гаризалар 2026 елның 1 сентябренә кадәр түбәндәге электрон почта аша кабул ителә: mnogolikaya@internet.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot