news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Объясняем.рф» повестка тапшыру тәртибен аңлатты

Хәрби комиссариат мобилизацияләнүчене мессенджерда яки sms аша хәбәр итеп чакыра алмый, хәбәрнең бердәнбер формасы – повестканы шәхсән имзалауга тапшыру. Бүген бу турыда «Объясняем.рф»порталында хәбәр ителде. Порталны хөкүмәт эшләтеп җибәргән иде.

«Хәрби комиссариат мобилизациягә алынучыны мессенджерда яки sms аша хәбәр итеп чакыра аламы?» дигән сорауга: «Хәбәр итүнең бер генә формасы бар – повестканы шәхсән имзалауга тапшыру» дип җавап бирделәр «Объясняем.рф» порталында.

Россиядә Президент указы белән 21 сентябрьдән өлешчә мобилизация игълан ителде. Саклану министры Сергей Шойгу сүзләренчә, ул Украинада 1 мең километр һәм азат ителгән территорияне контрольдә тоту өчен кирәк. Мобилизация барышында резерта торган барлыгы 300 мең кеше чакырылачак, бу Россиянең гомуми мобилизацион ресурсының 1 проценттан артыграгы дигән сүз.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100