news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Объясняем.рф» эш урынында повесткалар тапшыру тәртибен аңлатты

Өлешчә мобилизация кысаларында Россия Федерациясенең Кораллы көчләренә чакырылу турындагы повесткалар эш урыны буенча тапшырылырга мөмкин. Бу хакта «Объясняем.рф» Телеграм-каналында чыккан хәбәрдә әйтелә. «Российская газета» шул турыда яза.

«Мобилизация буенча чакырылучы хезмәткәргә повестка хәрби-учет өстәленә яки предприятиенең кадрлар бүлегенә җибәрелергә мөмкин», – диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта повестканың мобилизацияләнүчегә «шәхсән имзалау өчен» тапшырылырга тиеш булуы билгеләп үтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100